2017 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районында муниципаль берәмлекнең төп капиталына инвестицияләр җан башына исәпләгәндә 558,5 мең сум тәшкил иткән. Яңа Чишмә районында - 344,1 мең сум, Әлмәт районында - 313,2 мең сум. Соңгы биш елда үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. 2013-2015 елларда әлеге күрсәткеч буенча Менделеевск районы лидер булган, 2015-2016 елларда - Югары Ослан районы. 5 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләрнең уртача суммасы 164 мең сумга якын.
Галимнәр республика халкының икътисадый үсешкә җәлеп ителүчәнлеге дәрәҗәсенә, табышларны бүлү тигезлегенә анализ ясаган. Алар инклюзив үсеш индексын һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре платформасын исәпләп чыгарган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, соңгы 5 елда Буыннар тигезлеге ярдәмче индексы үсешенең уңай динамикасы билгеләп үтелгән.
Галимнәр ачыклаганча, тикшерелә торган чорда күрсәткечнең уңай динамикасы күзәтелгән - тулаем территориаль продуктка карата җирле бюджетның дефицит/профициты.
Казанда, Әлмәттә, Алабуга, Түбән Кама районнарында һәм Чаллыда демографик йөкләнешнең түбән дәрәҗәсе теркәлгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте