Татарстан делегациясе Красноярск икътисад форумында катнаша

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

28нән 30 мартка кадәр Красноярск икътисад форумы узачак. Анда Татарстан делегациясе катнаша, аның составына Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республика предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре керәчәк.

Форумның беренче (нуленче) көне яшьләр мәйданчыгы эше белән тәкъдим ителәчәк, икенче көнендә Россиянең киңлек үсеше, магистраль инфраструктура үсеше, сәнәгатьтә яңа технологияләр үсеше, Россиянең илкүләм көндәшлеккә сәләтлелеге мәсьәләләре каралачак, өченче көнендә - киңлек үсеше, сәнәгатьтә санлаштыру, нәтиҗәле дәүләт идарәсе мәсьәләләре.

Форум кысаларында дөньяның әйдәп баручы икътисадчылары, Россия бизнесы вәкилләре, Россия Хөкүмәте әгъзалары һәм төбәк башлыклары икътисадның төп секторларының, корпорацияләрнең, төбәкләрнең, шәһәрләрнең көндәшлелеккә сәләтлелеге һәм дәүләти җайга салуның актуаль аспектлары хакында фикер алышачак. Чара нәтиҗәләре буенча Россия һәм чит ил бизнесы өчен илнең җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк карарлар эшләнәчәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International