26 мартта Санлы икътисадны үстерү буенча совет утырышы үткәрелә

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

26 мартта Санкт-Петербургта Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы каршында Санлы икътисадны үстерү буенча совет утырышы узачак. Ул "Санлы икътисадның төп активы буларак кеше капиталы" темасына багышлана.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте, Санлы икътисадны үстерү буенча совет, Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре һәм чакырылган экспертлар катнашачак. Алар өзлексез һәм онлайн-белем бирү перспективалары, белем бирү мохитендә digital-инструментлар, территорияләрне үстерүнең төп коралы буларак кеше капиталы турында фикер алышачак.

Утырыш спикерлары арасында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Андрей Турчак, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Максим Акимов бар.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International