2019 елның 27 мартына кадәр Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар өчен грантлар алуга гаризалар кабул итү ачык.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Эшкуарларга ярдәм фонды аша коммерциясез оешмаларның "2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыруга катнашуына булышлык итә.
Программа кысаларында оештырылган чираттагы чара булып Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү башлангычларына ярдәмгә юнәлтелгән проектлар өчен грантлар бирү конкурсы тора.
Конкурсны оештыручы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Анда катнашырга конкурсны игълан иткән көнгә кадәр кимендә бер ел Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барган иҗтимагый оешмалар чакырыла.
Конкурсның сайлап алу нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнәчәк, аларның һәркайсы 200 000 сумлык ярдәм алачак.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 йорт, 225 бүлмә (милли мәгариф бүлеге (843) 294-95-09, 294-95-10).
Гариза һәм аңа кушымта итеп бирелгән документлар беркетелгән, сан сугылган һәм иҗтимагый оешманың мөһере, вәкаләтле заты имзасы белән таныкланган булырга тиеш.
Конкурс турында нигезләмә һәм заявка формасы биредә.