Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләре буенча ирешелгәннәрне мониторинглау комиссиясенең эшче төркеме утырышында катнашты

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
2013 елның 21 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Президенты билгеләгән максатчан күрсәткечләре буенча ирешелгәннәрне мониторинглау комиссиясенең эшче төркеме утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов рәислегендә узды. Утырышның көн тәртибенә ике төп мәсьәлә кертелде, алар буенча Россия Федерациясе субъектлары вәкилләренең чыгышлары каралган иде. Әйтик, утырышта социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның эш сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасын формалаштыру буенча фикер алыштылар. Икенче мәсьәлә Россия Федерациясе субъектларында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкил институты эшенә кагылышлы иде. Татарстан Президенты каршында эшкуарларның хокукларын яклау вәкиле Тимур Ногманов катнашучыларны Татарстанда эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкил институтын үстерү юнәлешендә алып барылган эш турындагы мәгълүмат белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International