Мидхәт Шаһиәхмәтов Алабуга муниципаль районы мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
2013 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов Белем көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар. Танай авыл җирлегендә яңа гомумбелем бирү мәктәбенең, шулай ук Танай урта мәктәбе – Алабуга муниципаль районының 170 еллык тарихы булган иң борынгы мәктәбенең яңа бинасын ачу тантанасы узды. Алабуга муниципаль районының тагын бер мәктәбендә укулар яңа гына капиталь төзекләндерү үткән бинада башланды. «Соңгы вакытта бездә яңа матур традиция барлыкка килде – уку елын яңа яисә капиталь төзекләндерелгән мәктәпләрдә башлап җибәрү», – дип билгеләп үтте Геннадий Емельянов. Мидхәт Шаһиәхмәтов укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде һәм республикада белем бирү сыйфатына игътибар ителүенә, яңа мәктәпләр төзүгә, булганнарын төзекләндерүгә акчалар бүлеп бирелүенә басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International