DoorHan компанияләр төркеменең генераль директоры Александр Ханин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Чарада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында компания белән киләчәк хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш проектларын гамәлгә ашыруда DoorHan продукциясен куллану турында сүз барды.
Искә төшерик, 2013 елның апрелендә Лаеш муниципаль районына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов анда урнашкан DoorHan КТ җитештерү мәйданчыкларын карады һәм алар эшләнмәләрен югары бәяләде.
ТР башкаласында республикада фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән технологик комплекс эшли башлады.Бүген Казанда Җиңү проспекты белән Аграр урамнары чатында урнашкан Агросәнәгать паркы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов объект эше белән танышты.
Республика башлыгын ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль районнары җитәкчеләре озатып йөрде.