Бөек җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды

2013 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Алабуга муниципаль районы Советының зур залында ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашлыгында 1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узды.
Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Сәрия Сираҗиева мондый утырышлар Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә узачагын ассызыклады. «Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр бик аз, бары тик бер ел ярым вакыт калды. Иң мөһиме һәр ветеран безнең җылылыкны һәм кайгыртуны тойсын иде», - дип билгеләде ул.

Аннары ТР хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгының Алабуга районындагы идарәсе җитәкчесе Светлана Прохорованың Алабуга муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль хезмәт күрсәтү турында чыгышы яңгырады. Аның сүзләре буенча, районда 1544 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 93 - Бөек Ватан сугышында катнашкан, 6 – камалыштагы Ленинградта яшәгән, 20 – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 3 - балигъ булмаган концлагерь әсире, 1279 хезмәт фронтында катнашучы, 135 Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гаиләләре вәкилләре. « Алар барысы да тиешле социаль яклауны алалар һәм социаль хезмәткәрләрнең игътибары астында торалар», - дип ассызыклады ул. Киңәшмәдә шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга районда медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләсе һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм аны уздыру чаралары планы каралды.
Соңрак эшлекле визит кысаларында Сәрия Сираҗиева Бөек Ватан сугышы ветераннары Осипов Александр Владимировичның һәм Муллахметов Мирзахмәт Муллахмәт улының өйләрендә булды. Ул аларның торак-көнкуреш шартлары белән кызыксынды, якынлашып килүче зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. “Ветераннар яхшы шартларда яшиләр. Монда район җитәкчелегенең өлеше зур”, - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International