"Алабуга" МИЗда ит эшкәртү калдыкларын эшкәртү буенча завод эшләтеп җибәрелде

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
Россиядә беренче булып ит эшкәртү калдыкларын эшкәртү буенча Saria Германия концерны заводы бүген "Алабуга" МИЗда эшләтеп җибәрелде. Әлеге заводны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов катнашты.
"Сария Био-Индастрис Волга" терлек аксымнары җитештерү заводына 2011 елда нигез салынган иде һәм ул Saria Германия концернының Россиядәге беренче заводы булды. Яңа предприятие терлекчелек чималын утильләштерү һәм ике төп продукт – терлекләргә ашату өчен он һәм ике төрле – техник һәм терлек азыгы майларын алу максатларында шушы чимал эшкәртеләчәк. Чимал җыю радиусы 1000 километрга кадәр җитә, ягъни бөтен Идел буе округы территориясе.
Завод эшчәнлеге экологик иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.
Чимал ит эшкәртү предприятиеләрендә урнаштырылган махсус контейнерларда җыелачак һәм барлык ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәгән килеш чыгарылачак. Шундый контейнерлар Татарстан Республикасы Саба районында урнаштырылачак.
Заводка инвестицияләр күләме 38 млн евро. Хәзер үк инде предприятиедә Алабугадан, Чаллыдан һәм башка шәһәрләрдән 150 кеше эшли.
"Ике ел элек без монда терлекчелек калдыкларын эшкәртә торган предприятие төзергә килешкән идек һәм бүген шул заводны ачабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, предприятиене ачу тантанасында чыгыш ясап. – Бу завод кына түгел, бу – җыю һәм эшкәртү буенча бөтен бер система".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International