Эшмәкәрлекне грантлар ярдәмендә “коткаралар”

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Кече эшмәкәрлекне үстерү һәм җәелдерү юнәлешендә күп төрле программалар гамәлдә – файдалан гына, ди җитәкчеләребез. Субсидияләр яңа җиһазлар, техника алып, эшеңне тагы да җәелдерергә, предприятиедәге эшчеләрнең белемнәрен күтәрергә, бизнесыңны башлап җибәрергә зур мөмкинлекләр бирә.

Татарстан Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты җитәкчесе урынбасары Артем Сироткин билгеләп киткәнчә, хөкүмәт ярдәме күләме елдан-ел арта. “Лизинг-грант”, инновацион компанияләргә субсидияләр, кластер грантлары, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлтелгән башка программаларга карата кызыксыну да үсә.

Быел дәүләт ярдәме 200 эшмәкәргә күрсәтелгән. Төрле программалар буенча 300 миллион сум бүленгән. Иң популяры - күпләргә таныш “Лизинг-грант”. Бу субсидиягә эшкәртү һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшчәнлек алып барган эшмәкәрләр дәгъва кыла ала. Әлегә программадан 126 эшмәкәр файдаланган. Әмма программада катнашуга заявканы көн дә 20-25 кеше бирә икән. Гаризалар саны 200дән артып киткән инде. Бу юнәлештә бигрәк тә районнар активлык күрсәтә, дип билгеләнде.

Артем Сироткин сүзләренчә, республикабызда акыллы яшьләр күп. “Яңа заманча технологияләр белән яхшы таныш, Бөтендөнья пәрәвәзендә яшәүче егет-кызларда бик күп идеяләр туа. Бердән-бер проблема – яшьләр бу идеяне ничек тормышка ашырырга белми”, - ди ул.

Аларга ярдәм итү йөзеннән “Инновацияләр” программасы гамәлгә ашырыла башлаган. Быел да бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителгән. Әйтик, берәүләр ватып ачылмый торган йозаклар уйлап тапкан. Аларга хәтта патент алган. Хәзер яшьләр тимер ишекләр җитештерүче компанияләр белән сөйләшүләр алып бара. Барлыгы бу программа буенча 34 кече һәм урта инновацион компания 123 миллион сумлык ярдәм алган.

Дәүләт ярдәменә дәгъва итүчеләр алдан ук акчаны кайда юнәлтергә, ни рәвешле тотарга белә, дип ассызыклап китте Артем Сироткин. Шуңа да грантлар, нигездә, эшмәкәрләргә үз бизнесын үстерергә ярдәм итә. Субсидия алучылар арасында эшен туктатучылар исәбе дә бик аз икән.

 

Интертат.ру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International