Татарстанда 2014 елда пенсионерларның яшәү минимумы 5912 сум тәшкил итәчәк

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген IV чакырылыш республика парламентының 44 нче утырышында “пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр күләмен билгеләү өчен 2014 елга ТР да пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турындагы” ТР Закон проекты каралды. Бу закон проекты буенча пенсионерның яшәү минимумын 5912 сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә. Бу 2013 елда билгеләнгән яшәү минимумыннан 21,4 процентка күбрәк. Быел әлеге күрсәткеч 4870 сум тәшкил итә дип искәртте ул.
Бу хактагы закон проекты Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International