ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрләрнең шикаятьләре һәм тәкъдимнәре өчен “кайнар” элемтә ачык

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрләрнең шикаятьләре һәм тәкъдимнәре өчен “кайнар” элемтә ачык. Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары эшчәнлеге буенча тәкъдимнәр көтә.

Эшмәкәрләр 524 90 92 телефон номеры буенча шалтыратып, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге, республиканың Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү үзәге, ТР Гарантия фонды, технополислар, индустриаль һәм сәнәгать парклары, бизнес-инкубаторлар һәм башка структуралар белән багланышларга бәйле шикаятьләрен һәм тәкъдимнәрен хәбәр итә ала.

Шулай ук министрлык дәүләт ярдәме алу, сайлап алу конкурсларында катнашу өчен кирәкле документларны әзерләү белән бәйле мәсьәләләр, эшмәкәрләр фикеренчәәлеге оешма хезмәткәрләренең законсыз рәвештә эш йөртүләре турында мәгълүмат юллауларын сорый.

ТР Икътисад министрлыгы ТРда кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр көтеп кала, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International