ТРда ел башыннан 200дән артык эшмәкәр эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында якынча 300 млн.сумлык субсидия алган. Бу хакта бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән брифингта ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты башлыгы урынбасары Артем Сироткин хәбәр итте.
Ул искәртеп үткәнчә, кече һәм урта бизнес субъектларына субсидияләр дәүләт ярдәменең 4 төп программасы кысаларында бирелә.
Быел эшмәкәрләргә милек һәм инфраструктура белән ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Лизинг-грант” программасыннан 126 кече һәм урта бизнес субъекты файдаланган. Дәүләт ярдәме күләме - 135 млн.сумнан артык.
“Инновацияләр” программасы кысаларында (инновацион продукцияләр эшләү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнә торган эшмәкәрләргә ярдәм) 34 кече һәм урта инновацион компания 123 млн.сумлык субсидия алган.
“Техник тоташу. Энергоаудит. Энергияне сакчыл куллану” (“Техприсоединение. Энергоаудит. Энергосбережение”) программасы буенча 31 предприятие 19 млн.сумлык субсидия алган. “Белем алуга субсидияләр” (“Субсидии на образование”) программасы кысаларында 27 эшмәкәргә 2,1 млн.сумлык ярдәм күрсәтелгән.
А.Сироткин билгеләвенчә, предприятиеләргә хезмәткәрләрен укытуга һәм квалификацияләрен арттыруга субсидияләр бирү дәвам итә, сәнәгать мәйданчыклары резидентларының арендага яки күчемсез милек объектларын сатып алуга чыгымнары, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларының кредитлар буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнары компенсацияләнә.
“Лизинг-грант” программасыннан файдаланырга теләгән эшмәкәрләрдән килеп ирешкән документларны карау процессын тизләтү өчен, конкурс комиссиясе утырышларын атна саен уздыру карары кабул ителгән.
Чираттагы утырыш 24 нче сентябрьдә узарга тиеш.
А.Сироткин, эшмәкәрләрнең дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану нәтиҗәлелеге турында сөйләгәндә, билгеләп үткәнчә, грант алучыларның 90 проценты дәүләт ярдәмен биргәндә сөйләшенә торган икътисади күрсәткечләргә ирешә.