ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2013 ел
җомга
«Татарстанда эшкуарлыкны үстерергә нәрсә комачаулык итә?» ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында шундый сорау куелган баннер эленеп тора. Эшкуарлык һәм инвестиция белән шөгыльләнүчеләрне, үз бизнесы мисалларын китереп, әлеге сорауга җавап табарга һәм кимчелекләрне бетерү юлларын эзләшергә чакыра ТР икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев.
«Республикабыз эшкуарларының, шушы юл белән, норматив актларны камилләштерү һәм үзләре өчен җайлы итү мөмкинчелеге бар», – диде ул «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта. Аның сүзләренчә, республикада кабул ителгән норматив хокукый актларда эшкуарлыкка үсәргә комачаулык итүче нигезсез чыгымнарның сәбәбен һәм кирәгеннән артык административ барьерлар булган урыннарны эшкуарлар төртеп күрсәтсә, аларның фикере исәпкә алынып, ниндидер үзгәрешләргә ирешү мөмкин булыр иде.
2010 елда РФ Хөкүмәте дөньяның 50дән артык илендә эшләп килгән җайга салучы бәяләмә механизмын (ОРВ) федераль дәрәҗәдә кабул иткән. Быелдан, федераль башкарма хакимият өчен бу механизм мәҗбүри. Киләсе елдан ул РФ төбәкләре өчен дә шулай булачак. Ә шәһәр округлары кебек җирле үзидарәләргә әлеге мәҗбүрият 2015 елдан кагылачак.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык белемен һәм эшкуарлык компетенцияләрен арттыруга бәйле рәвештә мәгариф хезмәтләре күрсәтелүгә чыгымнарын каплау өчен заявкалар кабул итүе турында игълан итә.
Конкурс буенча сайлап алу өчен заявкалар 2013 елның 14 нче октябереннән башлап 11 нче нояберенә кадәр кабул ителә. Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 125 каб.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты вәкилләре “2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” закон проекты хакында сөйләштеләр.

Республиканың социаль-икътисади үсешенә бәйле фаразлар турында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады, бюджет проекты турында ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова сөйләде.

Закон проектында каралганча, “Милли икътисад” бүлеге буенча 2014 нче елга чыгымнар күләме 25 млрд. 392,6 млн.сум булыр, дип фаразланыла, 2015 нче елга – 25 млрд. 429,5 млн. сум, 2016 нчы елга – 25 млрд. 639,7 млн.сум; “Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык” бүлеге буенча чыгымнар күләме 2014 нче елга 5 млрд. 938,5 млн.сум булыр дип көтелә, 2015 нче елга – 5 млрд. 847,9 млн. сум, 2016 нчы елга – 5 млрд. 876,7 млн.сум; “Урман хуҗалыгы” бүлеге буенча чыгымнар – 2014 нче елга - 250,9 млн.сум, 2015 нче елга – 254,6 млн. сум, 2016 нчы елга – 258,5 млн.сум; “Әйләнә-тирә мохтине саклау” бүлеге буенча – 2014 нче елга - 361,7 млн. сум, 2015 нче елга – 366,2 млн. сум, 2016 нчы елга – 209,5 млн.сум; “Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлеге буенча –2012-2014 нче елга - 809,5 млн. сум, 2015 нче елга – 838,8 млн. сум, 2016 нчы елга – 870,6 млн.сум; “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, гражданнар оборонасы” бүлекчәсе буенча – 2014 нче елга чыгымнар 348,8 млн.сум, 2015 нче елга 360,4 млн.сум, 2016 нчы елга 373,6 млн.сум булыр, дип планлаштырылган.
ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы буларак, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2013 нче елда федераль субсидияләргә бәйге үткәрә. Әлеге республика конкурсына 10 нчы сентябрьдән заявкаларны тапшыра башларга була. Гаризаларны кабул итү 14 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефоннар аша ала аласыз: 8 (843) 524-91-86, 524-91-85.
Бәйгедә катнашу тәртибе турында министрлык сайтының “Социаль юнәлчән коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү” бүлегендә аңлатылган.
Бүген республика парламентында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ул кайбер мәсьәләләр буенча фикерләрен белдереп, икътисади үсеш динамикасының акрынаюы күзәтелүен билгеләп үтте. “Министрлар үз чыгышларында яңгыраткан фараз күрсәткечләре киеренкелек тудыра һәм көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуны таләп итә. Без моны бик яхшы аңларга тиеш”, - диде Татарстан Хөкүмәт башлыгы.
Илдар Халиков аңлатып киткәнчә, республика бюджеты тулаем алганда Россия Федерациясе бюджеты җирлегендә формалаштырыла. “Мин һәм коллегаларым икътисадның 2014 елда ни сәбәпле сизелерлек үсәргә тиешлеген әйтә алмый. Моның өчен нигез дә юк. Әлеге процессларга гомумдөнья һәм Россиякүләм көйләгечләр генә йогынты ясаса гына инде”, - диде ул.
Республиканың бюджет резервларына килгәндә, Хөкүмәт башлыгы куандырмады: резервлар юк. Бюджетның фараз күрсәткечләре дә уртача оптимистик рухта.
Бүген республика парламентында “Татарстан Республикасының 2014-2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары уза. Парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин катнаша.
Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
Бүген ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2014-2016 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, тышкы базар белән элемтәдә булу билгеле бер куркынычлар тудыра. Шуңа күрә барлык министрлык-ведомстволарның системалы эш итүе сорала.
ТР эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгына эшмәкәрләргә һәм инвестицион эшчәнлеккә кагылган республика законнарын яхшырту буенча тәкъдимнәрен юллый ала. Бу хакта бүген Казанда үткән матбугат конференциясендә ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сөйләде.
2010 нчы елдан РФ Хөкүмәте тарафыннан федераль дәрәҗәдә җайга салып тәэсир итүне бәяләү (механизм оценки регулирующего воздействия - ОРВ) механизмы кертелгән. А.Шәмсиев сүзләренчә, әлеге механизм дөнья тәҗрибәсендә 1974 нче елдан кулланыла. Хәзер әлеге механизм дөньяда якынча 50 илдә, шул исәптән, БДБ илләрендә кулланыла.
ОРВ механизмы бизнес өчен административ киртәләрне киметүгә, закон актларын кабул итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм, тулаем алганда, инвестицион җәлеп итүчәнлекне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Республиканың икътисад министры урынбасары билгеләвенчә, федераль дәрәҗәдәге башкарма хкакимият органнары өчен, механизм быел 1 нче гыйнвардан мәҗбүри тәртиптә кертелгән. РФ субъектлары өчен мәҗбүри тәртиптә 2014 нче елдан кертелә, җирле үзидарә органнары – шәһәр округлары - өчен әлеге механизм 2015 нче елдан кертелә, калган җирле үзидарә органнары өчен – 2016 нчы елдан.
“Татарстан ОРВ буенча эшкә 2012 нче елда “Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” оешмасының күзәтчелек советы раслаган уңай инвестицион климатны тәэмин итү буенча башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартын үтәү кысаларында тотынды, - дип сөйләде А.Шәмсиев. – Бу вакыттан алып, ТР Икътисад министрлыгына эшмәкәрлек өлкәсенә кагылган 300дән артык федераль норматив актлары проектлары килеп ирешкән”. Федераль норматив хокук актлары проектлары тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән каралган, һәм алар нигезендә тиешле нәтиҗәләр ясалган.
Бүген Казанда Евразия икътисад комиссиясе советының VIII утырышы узды. Анда РФ Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Евразия икътисад комиссиясе коллегиясе рәисе Виктор Христенко, Казахстан һәм Белоруссия вәкиллекләре вәкилләре катнаша.
Евразия икътисад комиссиясе Бердәм икътисад киңлеге белән Таможня берлеген даими көйләп торучы орган, ул 2012 елның 2 февраленнән эшли. Комиссиянең төп максаты - катнашучылар Бердәм икътисад киңлеге белән Таможня берлеген эшләтү шартларын тәэмин итү, киләчәктә үсеш алу буенча тәкъдимнәр эшләү.
Хәзерге вакытта Евразия икътисад комиссиясе составында Россия, Казахстан һәм Беларусь илләре тәкъдим ителгән.
Анда катнашучылар Бердәм икътисад киңлеге белән Таможня берлегенең эшчәнлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Искәртеп узабыз, бүген Евразия икътисад комиссиясе утырышында катнашучылар борынгы Болгар шәһәрендә булды. Шулай ук утырышта катнашучы делегация әгъзаларының Рөстәм Миңнеханов белән очрашулары планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
2014 елда Россиянең милли муллык фондыннан кече һәм урта бизнеска 100 млрд сумлык ярдәм бүленергә мөмкин.
РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Хөкүмәт утырышында әлеге фондтан бүленәчәк сумманы депозит рәвешендә Внешэкономбанкка урнаштыру тәкъдимен керткән иде. Ә менә РФ финанс министры Антон Силуанов моңа каршы. Милли муллык фонды чаралары бары аларның саклануын һәм азмы-күпме керем китерүен тәэмин итәрлек ышанычлы активларга гына урнаштырыла ала, дип саный ул. Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын милли муллык фондыннан түгел, ә башка чыганаклардан бүлеп бирү юлларын карарга чакыра.
Премьер-министр Дмитрий Медведев, бу мәсьәләгә ачыклык кертү һәм ахыргы тәкъдимнәр әзерләү өчен, Хөкүмәт әгъзаларына бер ай вакыт бирде.
10 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы көн тәртибенең төп соравы итеп “2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына ТР бюджеты” турында ТР законы проектн каралды. Депутатлар бер федераль закон проектына уңай бәя бирделәр һәм комитетның киләсе кварталга эш планын кабул иттеләр.

Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы белән депутатларны ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырда. Аның сүзләрен буенча, күпчелек илләрдә күзәтелгән икътисадый сүлпәнлек шул исәптән Россиядә дә хәлләрнең тискәре якка борылуына китерде. Европа зонасындагы илләрнең күрсәткече, дип билгеләп үтте докладчы, Татарстанның социаль-икътисадый үсеш темпларына турыдан-туры йогынты ясыйлар, чөнки республика сәнәгый продукциясенең байтак өлеше экспортка чыгарыла, ә чимал ресурслары бәясен дөнья базары билгели. Бу уңайдан ТРның гомуми региональ продукты 2014 елда 4,2 процент күләмендә фаразлана. Икътисад министры эре предприятиеләрнең бик күбесенең керемсез эшләве, районарның инвестиция кертү ягыннан кызыксындырырлык булмавы, икътисад структуркасында кече һәм урта эшкуарлыкның өлеше аз булу, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлегенең гадәттән тыш түбәнлеге кебек ил икътисадының традицион бәлаләренә игътибар юнәлтте. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын тормышка ашыруны, яңа эш урыннары булдыруны, экспорт составында үзебездә җитештерелгән товарларның өлешен арттыруны, технопарк структураларының тотырыксыз эшләвен тәэмин итүне Мидхәт Шаһиәхмәтов килеп чыккан кыенлыклардан котылу чаралары буларак атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International