Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
ЛИЗИНГ-ГРАНТ буенча сайлап алу конкурсының чираттагы этабында 72 катнашучының 68е җиңүче дип табылды
Бүген, 2013 елның 16 октяберендә, «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны сайлап алу конкурсының чираттагы этабы узды. Конкурс комиссиясе тарафынннан 72 төрле бизнес-проект каралды. Эшкуарлар үз проектларын үзләре тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе әгъзалары һәр заявка буенча карарны заявка бирүче чыгыш ясауга кабул иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча 68 заявка хупланды.
14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Республикада зыянга эшләүче предприятиеләр 22 проценттан артып китә
Бүген ТР ДСның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджет. Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Билгеле булганча, киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
2013 елда Татарстанда да, бөтен Россиядәге кебек, икътисади үсеш динамикасының, алдагы елларга караганда, түбәнәюе күзәтелә. Быел тулаем эчке продукт күләме 2013 ел нәтиҗәләре буенча, 2,3 процент үсеш булган очракта, 1 триллион 520 млрд. сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Килеп туган иктисади вәзгыятьне исәпкә алып, ил үсешенең сценар шартларыннан чыгып, ТРда 2014 елда эчке тулаем продуктның үсешен 4,2 процент күләмендә фаразлана.
Эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз!
2013 елның 16 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert сайтында карап була.
Утырыш 2013 елның 16 октяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.
Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тикшерү-күзәтчелек органнары, ТКХ һәм энергетика объектлары, балалар өчен социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Көндәлек тәртиптә ике мәсьәлә булды - республика торак-коммуналь хуҗалыкларының 2013/2014 елларның көз-кыш сезонына әзерлек нәтиҗәләре; социаль хезмәт күрсәтүнең балалар учреждениеләрендә халыкның санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсендә законнар таләпләрен үтәү.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык халык тарафыннан каты тәнкыйтьләнә торган өлкә икәнен билгеләп үтте. «Мин кат-кат әйткәнем бар, без иң күп тәнкыйтьне ТКХ эше буенча ишетәбез, - дип әйтте ул. - Кешеләр күрсәтелгән хезмәтнең түбән сыйфатлы булуы белән, еш кына торак фонды белән начар идарә итү белән һәм, бигрәк тә, тарифлар сәясәте белән кәнәгатьсез булалар. Коммуналь инфраструктурага килгәндә, биредә күп эшлисе бар әле һәм без тәнкыйтькә дучар булачакбыз".
11
октябрь, 2013 ел
җомга
“СМАРТ Сити Казан” технополисы Архитекторлар советының тәүге утырышы узды
ТР Үсеш корпорациясе агентлыгында “СМАРТ Сити Казан” технополисы Архитекторлар советының беренче утырышы узды.
Әлеге халыкара инвестиция технополисының Архитекторлар советы “яшел” төзелеш технологияләрен алга этәрү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнә, “акыллы шәһәр” территориясендәге объектларны проектлау процессына, аларның шәһәрнең тышкы күренешенә ни дәрәҗәдә тәңгәл килүенә кураторлык итә.
Советның беренче утырышында биредә төзеләчәк беренче объектлар хакында сүз барды. Аерым алганда, кинотеатр, кибетләр, кафелар һәм офисларны эченә алачак иҗтимагый эшлекле үзәк, транзит кунакханә, офислар үзәге проектлары хакында фикерләштеләр. Әлеге объектларны проектлау белән Италиянең “DBA Projetti” архитектура фирмасы шөгыльләнә.
Архитекторлар советы утырышында шулай ук “СМАРТ Сити” территориясендә урнашачак TGT Oil and Gas Services халыкара нефтесервис компаниясенең инжиниринг үзәге хакында сүз барды, дип хәбәр итәләр ТР Инвестицион үсеш агентлыгыннан. Аның төзелешенә кагылышлы инвестицион килешү ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән әлеге компания җитәкчелеге арасында узган атнада KazanSummit 2013 кысаларында имзаланган иде.
Эшкуарлар игътибарына!
2013 елның 16 октяберендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Онлайн трансляцияне
http://yatv.ru/mert
сайтында карап була.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.
“Корстон”да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате “Корстон”да тармак хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Авыл хуҗалыгы уңганнарын, тармак ветераннарын бәйрәмнәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Президент авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең республиканың муллыгын, азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләр булуын ассызыклап, аларга рәхмәт белдерде һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Республика башлыгы бу елның да авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен зур сынау елы булуын ассызыклады. Уңышны өлгертү өчен кирәкле чорда корылык булды, урып-җыю чорында туктаусыз яуган яңгырлар комачаулады. Президент эшнең яхшы оештырылуын искәртеп, республикада җитәрлек терлек азыгы, халыкны тәэмин итү өчен кирәкле продукция әзерләнүен ассызыклады. “Моның артында зур хезмәт тора. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючыларның, әлеге предприятиеләр җитәкчеләренең, хуҗалыкларга ярдәм итүче эре предприятиеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе”, -дип белдерде ул.
Президент булган ресурсларны мобилизацияләү алга таба да агросәнәгать комплексын, авылларны лаеклы үстерергә ярдәм итәр, дигән өметтә калды.
Соңыннан ТР Президенты бертөркем хезмәт алдынгыларына ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Хөрмәтләү тантанасындагы тәбрикләүләр сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.
Икътисадны эшмәкәрләр үстерәчәк
Киләчәктә бюджет үтәлешен, икътисад үсешен тәэмин итү елдан-ел кыенрак булачак. Бу вәзгыятьтә республика җитәкчелеге өметне кече һәм урта бизнес вәкилләренә багълый. Бары тик аларның үсеше генә Татарстан икътисадына тотрыклы калырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу хакта 10 октябрь көнне Татарстан Дәүләт Советында узган бюджет буенча парламент тыңлауларында республиканың икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов белдерде. Киләсе елларда тулаем республика продуктында кече һәм урта бизнесның өлешен шактыйга үстерергә ниятлиләр. Бүген бу күрсәткеч нибары 25 процент тирәсе генә (Россиядә бөтенләй 20 процент кына). Ә менә икътисадый яктан үсеш кичергән илләрдә әлеге тармакның өлеше 60-70 процент тәшкил итә.
Шунысы да мөһим, кече һәм урта бизнесны аеруча сәнәгать тармагында арттырырга кирәк. Әлегә безнең эшмәкәрләр нигездә сәүдә өлкәсендә генә эш итә икән. Республикада кече бизнеснең нибары 16 проценты гына сәнәгать тармагында мәшгүль. Сәүдәдә исә эшмәкәрләрнең яртыдан артыгы эш итә. Мондый вәзгыятьне үзгәртү максатыннан бизнес өчен төрле административ киртәләр киметү, аларга ярдәм итүнең яңа, нәтиҗәлерәк ысулларын булдырырга кирәк, дип саный министр.
Җинаятьчеллекне кисәтү – парламент комитеты контролендә
11 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Анда якын киләчәктәге өч елга республика бюджеты проеты һәм хокук бозуларны кисәтү буенча кабул ителгән закон актларының үтәлеше турында сорау каралды.
Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы белән депутатларны ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, тулаем бөтендөнья икътисады кичерә торган кыенлыклар аркасында ил икътисадының үсеш темплары да тискәре йогынтыга дучар булачак. Министр, проектка бюджетның чыгымнар өлешен арттыруга китерә торган тәкъдимнәр керткәндә, сак һәм реалистик булырга чакырды.
ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2014 елга һәм якын киләчәккә республика бюджеты проектын тәкъдим итте. Документ буенча, 2014 елда Татарстан бюджетының керем өлеше 148,7 млрд сум, чыгымнары 144,9 млрд сум тәшкил итә. Шулай итеп, еллык бюджет дефициты 5,4 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Алла Анфимова Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга конкрет тукталды.
Сәрия Сираҗиева: “Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан, яңа дәүләт программасы эшләнде”
Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасының 2014-2016 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджеты проектының төп параметрлары белән таныштырды.
Сәрия Сираҗиева билгеләп үткәнчә, 2014-2016 елларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы фонды уртача 18 процентка артачак. РФ Президентының май указларын тормышка ашыру өчен, 4 өлкә, шул исәптән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре буенча “Юл картасы” эшләнгән һәм федераль министрлыклар белән килештерелгән.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз