Мидхәт Шаһиәхмәтов: “Без 2014 елда эчке тулаем продуктның үсешен 4,2 процент күләмендә фаразлыйбыз”

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген республика парламентында “Татарстан Республикасының 2014-2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары уза. Парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин катнаша.
Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
Бүген ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2014-2016 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, тышкы базар белән элемтәдә булу билгеле бер куркынычлар тудыра. Шуңа күрә барлык министрлык-ведомстволарның системалы эш итүе сорала.
Алдагы өч елга социаль-икътисади үсеш фаразы әйдәп баручы предприятиеләрнең мәгълүматлары һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш фаразларын исәпкә алып эшләнгән. Фаразның параметрлары берничә ай дәвамында республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре белән берлектә эшләнгән.
Икътисад министры билгеләп үткәнчә, соңгы елларда фаразларны формалаштыру тышкы сорауның начарлануы һәм кайбер әйдәп баручы илләрдә икътисади үсешнең зәгыйфьләнүе шартларында бара. Эчке икътисади вәзгыятькә тискәре йогынты ясаучы факторларга килгәндә, алар – җитештерүдә чыгымнарның артуы (бу чималга, энергиягә һәм монополияләрнең хезмәтләренә бәяләр үсүе белән бәйле). 2013 нче елда Татарстанда да, бөтен Россиядәге кебек, икътисади үсеш динамикасының, алдагы елларга караганда, түбәнәюе күзтелә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, тулаем эчке продукт күләме 2013 ел нәтиҗәләре буенча, 2,3 процент үсеш булган очракта, 1 триллион 520 млрд. сум тәшкил итәчәк дип көтелә. “Килеп туган иктисади вәзгыятьне исәпкә алып, ил үсешенең сценар шартларыннан чыгып, без 2014 елда эчке тулаем продуктның үсешен 4,2 процент күләмендә фаразлыйбыз. Ил буенча алганда, 3 процент күләмендә көтелә”, - диде министр.
2014 елда сәнәгать җитештерүе индексы 104,6 процент күләмендә фаразлана. Сәнәгать җитештерүе индексы үсешенә төп өлешне нефть химиясе һәм машина төзелеше предприятиеләре кертә.
Республиканың 2014-2016 еллар бюджеты проекты нигезендә түбәндәге социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре салынган. 2014 елда хезмәт хакы фонды үсеше - 10,8 процент, куллану бәяләре индексы үсеше – 5 процент, экспортка җибәрелә торган бер баррель нефть өчен бәя – 101 доллар, доллар курсы 32,1 сум күләмендә фаразлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International