Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Татарстан эшмәкәрләрен законнарны яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә чакыралар
2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
ТР эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгына эшмәкәрләргә һәм инвестицион эшчәнлеккә кагылган республика законнарын яхшырту буенча тәкъдимнәрен юллый ала. Бу хакта бүген Казанда үткән матбугат конференциясендә ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сөйләде.
2010 нчы елдан РФ Хөкүмәте тарафыннан федераль дәрәҗәдә җайга салып тәэсир итүне бәяләү (механизм оценки регулирующего воздействия - ОРВ) механизмы кертелгән. А.Шәмсиев сүзләренчә, әлеге механизм дөнья тәҗрибәсендә 1974 нче елдан кулланыла. Хәзер әлеге механизм дөньяда якынча 50 илдә, шул исәптән, БДБ илләрендә кулланыла.
ОРВ механизмы бизнес өчен административ киртәләрне киметүгә, закон актларын кабул итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм, тулаем алганда, инвестицион җәлеп итүчәнлекне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Республиканың икътисад министры урынбасары билгеләвенчә, федераль дәрәҗәдәге башкарма хкакимият органнары өчен, механизм быел 1 нче гыйнвардан мәҗбүри тәртиптә кертелгән. РФ субъектлары өчен мәҗбүри тәртиптә 2014 нче елдан кертелә, җирле үзидарә органнары – шәһәр округлары - өчен әлеге механизм 2015 нче елдан кертелә, калган җирле үзидарә органнары өчен – 2016 нчы елдан.
“Татарстан ОРВ буенча эшкә 2012 нче елда “Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” оешмасының күзәтчелек советы раслаган уңай инвестицион климатны тәэмин итү буенча башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартын үтәү кысаларында тотынды, - дип сөйләде А.Шәмсиев. – Бу вакыттан алып, ТР Икътисад министрлыгына эшмәкәрлек өлкәсенә кагылган 300дән артык федераль норматив актлары проектлары килеп ирешкән”. Федераль норматив хокук актлары проектлары тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән каралган, һәм алар нигезендә тиешле нәтиҗәләр ясалган.
А.Шәмсиев ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында републикада ОРВ уздыру буенча норматив һәм методик материаллар, шулай ук хәзерге вакытта ОРВ процедурасы уздырыла торган норматив хокук актлары урнаштырылган бит ачылуын хәбәр итте. Быел ОРВ процедурасын уздыру өчен, гамәлдәге 14 норматив хокук акты һәм кабул итәргә планлаштырылган 21 норматив хокук акты тупланган.
Эшмәкәрләр һәм башка гражданнар норматив хокук актларын карап, алар буенча тәкъдимнәрен кертә ала. Эксперт советы, бизнес-җәмгыять вәкилләреннән, профильле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән формалашкан эш төркеме киләчәктә халык алдында консультация уздырачак.
А.Шәмсиев сөйләгәнчә, ТР Икътисад министрлыгы сайтында шулай ук “ТРда эшмәкәрлекне үстерергә нәрсә комачаулый?” баннеры урнаштырылган. Сылтама аша кереп, республика эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгына, алар фикеренчә, эшмәкәрлек эшен үстерергә комачаулый торган, чыгымнар күп таләп итә торган, административ киртәләр күп булган норматив хокук актлары турында яза ала.
Шул ук вакытта үз бизнесың мисалында чыгымнарны исәпләүне китерергә кирәк. “Эшмәкәрләрнең нормалар булдыру эшчәнлегенә һәм әлеге өлкәдә актларны үзгәртүгә тәэсир итү мөмкинлеге бар”, - дип ассызыклады А.Шәмсиев.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз