Дәүләт компанияләренең Татарстандагы үзмәшгульләрдән сатып алулар күләме 74 млн сум тәшкил итә

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Россиядә дәүләт компанияләренең үзмәшгульләрдән сатып алуларының гомуми күләме 2024 елның өч кварталында 8,13 млрд сум тәшкил иткән. Татарстан өлешенә 74 млн сум туры килә. Дәүләт компанияләрен республиканың 103 үзмәшгуль кешесе тәэмин итте.  

«Үзмәшгульләрдән сатып алулар күләмен эзлекле рәвештә арттыруга аларга кече һәм урта бизнеста сатып алуларда булган преференцияләрне җәелдерү ярдәм итә. Бу карар 223-ФЗ буенча сатып алуларда үзмәшгульләрнең катнашуын сизелерлек гадиләштерде һәм бер ел эчендә аларның күләмен 54%ка, 8,13 млрд сумга кадәр арттырырга ярдәм итте. Шулай ук үзмәшгульләр — сатып алуларда катнашучылар саны да арта, бүген алар 7 меңнән артык», — дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Агымдагы елның өч кварталында үзмәшгульләрдән сатып алулар системасында финанс арадашчылыгы һәм иминиятләштерү хезмәте белән бәйле ярдәмче хезмәтләр аеруча кирәкле булган — 3 млрд сумнан артык (үзмәшгульләрдән сатып алуларның гомуми күләменең 37,2%), һөнәри, фәнни һәм техник хезмәтләр — 0,6 млрд сумга якын (7,1%), иҗат, сәнгать һәм күңел ачу өлкәсендәге хезмәтләр — 0,5 млрд сумнан артык (6,5%), төзелеш эшләре — 0,4 млрд сумнан артык (5,3%), реклама хезмәтләре һәм базар конъюнктурасын тикшерү буенча хезмәтләр — 0,4 млрд сумга якын (4,6%).

Сатып алулар күләмен арттыру буенча 2024 елның өченче кварталына куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча хезмәтләр алда бара — 7 тапкырга үсеш (+159,3 млн.сум). Юридик һәм бухгалтерлык хезмәтләрен үзмәшгульләрдән - 5 тапкырга диярлек күбрәк (+166,8 млн.сум), финанс арадашчылыгы һәм иминиятләштерү хезмәтләре белән бәйле ярдәмче хезмәтләрне өч тапкырга диярлек күбрәк (+1984 млн.сум) сатып алганнар. 

Махсуслаштырылган төзелеш хезмәтләрен сатып алулар - 2 тапкырга диярлек (+196,9 млн.сум), ә һөнәри, фәнни һәм техник хезмәтләрне сатып алулар 1,5 тапкырга (+201,9 млн.сум) арткан.

2019 елдан барлыгы 3 меңгә якын эре заказчы 17 меңнән артык үзмәшгуль белән килешү төзегән. Аларның гомуми суммасы 20,7 млрд.сум тәшкил иткән, шартнамәнең уртача бәясе - 610 мең сум диярлек.

Исегезгә төшерәбез, үзмәшгульләр 2020 елның 1 апреленнән кече һәм урта бизнес шартларында 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнаша ала. Үзмәшгульләргә ярдәм итү - Президент Владимир Путин инициативасы белән чыккан «Кече һәм урта эшкуапоык» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ярдәм итүнең төп юнәлешләренең берсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International