Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында бизнес-бергәлек экспертлары белән киңәшмә узды

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

2024 елның 29 октябрендә «Республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2024 елның 9 аенда республика норматив хокукый актларына экспертиза ясау һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында» темасына узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкилләре – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе,  Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре берләшмәсе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Опора России», «Деловая Россия» вәкилләре катнашты.

Республикада җайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертиза үткәргәндә ачык консультацияләр үткәрелә, аларда катнашуга мәҗбүри рәвештә бизнес-берләшмә вәкилләре җәлеп ителә.  

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова, экспертлар алдында чыгыш ясаганда, агымдагы елда эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләренең игътибарын ҖСЙ процедурасы кысаларында ачык консультацияләргә җәлеп итү максатыннан төрле чаралар үткәрелүен билгеләп үтте: киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр, радиода интервьюлар, телеграмма-каналда туры эфир.

Ул ассызыклаганча, җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында гади эшкуарлар белән хезмәттәшлекне җайга салу буенча бизнес-берләшмәләр белән бергә алып барыла торган эш үз җимешләрен бирә: 2024 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ачык консультацияләрдә узган елның шушы чорына караганда бизнес вәкилләре 17 мәртәбә күбрәк катнашкан.

Йомгаклау сүзендә икътисад министры урынбасары билгеләп үткәнчә, эшкуарлык бергәлеге вәкилләренең җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында ачык консультацияләрдә катнашуы бизнес-бергәлек мәнфәгатьләрен исәпкә алырга гына түгел, ә нормалар иҗат итү процедурасын камилләштерергә һәм, иң мөһиме, гражданнарның һәм бизнесның хакимияткә ышанычын арттырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International