30 октябрьдә Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә 2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты хисабына 8 сәнәгать паркының инженерлык һәм юл инфраструктурасын төзеп бетерү йомгаклары буенча киңәшмә уздырылды.
Чарада муниципаль районнар башлыклары, шулай ук сәнәгать паркларының идарәче компанияләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында башлыклар төзелеш-монтаж эшләренең тәмамлануы һәм үз өстенә алган йөкләмәләр үтәлеше турында хәбәр иттеләр.
2022 елдан республикада инфраструктура проблемаларын хәл итү өчен җиһазландыру программасы гамәлгә ашырыла. Республика бюджеты хисабына 11 муниципаль сәнәгать паркында инфраструктура төзелде, бу мәйданчыкларны яңа резидентлар өчен кызыклы итте һәм 150дән артык предприятиене шартлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2024 елда 8 сәнәгать паркына 400 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.