Бүген 2024 елгы Бөтенроссия контроль органнары форумы старт алды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Калининградта «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды ярдәмендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Калиниград өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан оештырылган 2024 елгы Бөтенроссия контроль органнары форумы уза.  

Контроль органнары форумы хәзерге этапта контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләре: контрольне цифрлаштыру, хәвеф-хәтәргә юнәлтелгән алымны гамәлгә кертү практикасы, судка кадәр шикаять бирү системасын үстерү һәм башкалар буенча фикер алышу буенча еллык мәйданчыкка әверелде.
Инспекторлар һәм контрольдә тотылучы затларның үзара хезмәттәшлек модельләрен трансформацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде: кире элемтә, судка кадәр шикаять бирү, электрон сервисларны үстерү һ.б.
Форум эшендә Россиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык кеше катнаша.

Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова катнаша. 1 ноябрьдә Форумның «Инспектор» мобиль кушымтасы сессиясендә Исмәгыйлова Гөлназ төбәкләр белән «Инспектор» мобиль кушымтасын куллану буенча Татарстан Республикасында уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International