2024 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин «муниципаль сәгать» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ютазы муниципаль районы хакимияте вәкилләре белән очрашуда катнашты.
Чара барышында район башлыгы Аяз Шәфигуллин үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм район территориясендә гамәлгә ашырылган уңышлы инвестицион проектларны, шулай ук инвесторларны җәлеп итүгә ярдәм итүче стратегияләрне яктыртты.
Мондый чаралар барлык кызыксынган яклар өчен, бизнес-бергәлекләрне һәм җирле хакимиятне дә кертеп, инвестицияләр үсеше өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләр белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек тудыра.