20 октябрьдә Казан дәүләт медицина университетында «Минем бизнес» үзәге «Бизнес-идея генерациясе» тренингын үткәрде. Тренинг «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Дәрестә катнашу – бушлай.
19-20 октябрьдә Мәскәүдә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россиядә эшләнгән» халыкара форумы уза. Форумда кече, урта һәм эре бизнес, бизнес-берләшмә вәкилләре, эре халыкара оешмалар башлыклары, инвесторлар, министрлыклар җитәкчеләре һәм чит ил кунаклары катнаша. Шулай ук форумда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашты.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан муниципаль районнары халкы «eCommerce уңыш формуласы» электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган бушлай укыту мастер-классларында катнашкан. Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештырды.
Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәреннән «СВИЯЖСК-ЗЕРНОПРОДУКТ» компаниясе ашлык һәм майлы культураларны саклау һәм эшкәртү өчен заманча элеватор төзү өчен ВЭБ.РФ- аша еллык 1% ставкасы белән 1 млрд.сум күләмендә кредит алачак. 80дән артык эш урыны булдырылачак, 3 млрд.сумга якын инвестиция җәлеп ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына парламент тыңлаулары узды, алар кысаларында республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы тикшерелде.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән 24 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәге «Поток-Казань» хатын-кызлар эшкуарлыгы эшлекле берләшмәсе белән берлектә «Мастер-клиент мөнәсәбәте яисә клиентны үзеңз гашыйк итеп, ничек даими итәргә?» дигән темага бушлай укыту семинарын үткәрәчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан эшкуарларына санкцияләр басымы шартларында ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Ярдәм – 2023» ташламалы гарантия продуктын әзерләде, аның минималь бүләкләү ставкасы – 0,5%.
Региональ этапка гариза бирү кампаниясен «Минем бизнес» үзәге 3 ноябрьгә кадәр кабул итә. Катнашуга Татарстан Республикасының социаль эшкуарлары, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла.
19-20 октябрьдә Мәскәүдә «Манеж» ХКҮ «Россиядә эшләнгән» форумы узачак. Россиянең иң яхшы эшкуарлары, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре, халыкара компанияләр башлыклары һәм яңа базарларны үзләштерүчеләр, чит ил делегацияләре, инвесторлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре Россия экспортерлары өчен төп мәйданчыкта бергә җыелачак.
Бүген Казанның «Минем бизнес» үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган хатын-кызлар өчен ике айлык бушлай белем бирү программасы «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» старт алды. Анда 150 хатын-кыз катнашачак. Татарстан кызлары катнашу өчен барлыгы 400дән артык гариза биргән, шулардан эксперт комиссиясе Казанда катнашу өчен 150 кешене сайлап алган. Шулай ук укыту Чаллыда узачак, катнашу өчен гаризалар сайлап алу 20 октябрьдә тәмамланачак.