Татарстанда бушлай һәм илдә беренче үзмәшгульләр фестивале узачак

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстанда 18 декабрьдә йолдызлар катнашында һәм сертификатлар һәм башка бүләкләр уйнатып, бушлай масштаблы чара узачак. Республика хакимияте «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гражданнарны җәлеп итү өчен илдә беренче үзмәшгульләр фестивален оештыра. 

Үзмәшгуль Fest республика башкаласында Б.Рәмиев исемендәге  IT-парк мәйданчыгында 18 декабрьдә сәгать 11 дән 21 гә кадәр җәелдереләчәк. 

«Татарстан үзмәшгульләргә ярдәм итүнең алдынгы тәҗрибәсе белән һәрвакыт  аерылып торды – без илдә беренчеләрдән булып ярминкә-сату кебек инструментларны керттек, үзмәшгульләрнең иң озын сәүдә киштәсе буенча Россия рекордын куйдык, маркетплейсларга чыгару программасын керттек, даими рәвештә форумнар һәм башка тематик чаралар уздырабыз. Мондый алым үзмәшгульлекнең җиңел һәм аңлаешлы булуын күрсәтә, ә иң мөһиме – үзмәшгульләр үз бизнес-идеяләрен үстерү өчен ярдәм чараларының тулы бер комплексыннан файдалана ала», – дип сөйләде төбәк икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Фестиваль программасында технопаркның беренче катында үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе. Катнашуга бөтен республикадан осталар чакырыла. Ярминкә бөтен фестиваль көне дәвамында эшләячәк.

13:00 сәгатьтә концертлар залында Мәскәү шәһәренең булачак «Трикстер» театрыннан «Умка» яңа ел спектакле күрсәтеләчәк. Барысы да чакырыла – олылар һәм балалар, керү бушлай.

15:00 дән 17:00 гә кадәр үзмәшгуль визажистлар һәм бизәнү әйберләре осталары өчен 2 воркшоп узачак: 

Беренчесе – яңа ел макияжы буенча мастер-класс, шулай ук «Визажистлар көрәше», катнашучылар арасында дөньякүләм танылган визажист һәм даими катнашучы Денис Карташев Fashion Week уздырачак.  Җиңүче косметика кибетенә 30 меңлек сертификат алачак. 

Икенче воркшоп ювелирлар һәм бизәнү осталары өчен узачак, чакырылган спикер –Россия бизәнү бренды хуҗасы. Воркшопның иң актив катнашучысына спикер чыгым материаллары, металл һәм зәркән эше өчен ташлар кибетенә сертификат тапшырачак. 

19:00 сәгатьтә кичәнең кульминациясе – Россиядә аеруча күп тыңлана торган «Комнаты культуры» төркеменең бушлай чыгышы.  

Моннан тыш, кичәнең йомгаклау өлешендә «Мин – үзмәшгуль» онлайн-интенсив җиңүчеләре игълан ителәчәк, анда таксистлар һәм курьерлар катнаша ала. Алар велосипедлар һәм бушлай бензинга сертификатлар алачак. Интенсив катнашуга гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. 

Фестивальне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге оештыра. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә фестивальнең барлык чаралары кунаклар һәм катнашучылар өчен бушлай узачак.

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны  https://сзфест.рф сайтында карарга һәм катнашучыларны теркәргә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International