Татарстанда 2024 елның иң яхшы җитәкчеләре билгеләнә

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов конкурс лауреатлары исеменә кандидатуралар тәкъдим итте. Барлыгы 102 тәкъдим каралды. 

Бәяләү нәтиҗәләре буенча 89 компания һәм оешмалар җитәкчеләре 2024 елда үз командалары белән ирешкән күренекле нәтиҗәләр өчен номинантлар буларак тәкъдим ителде.

Конкурс җиде категориядә уза: 
 ▪«Югары конкурентлык сәләте өчен», 
 ▪«Инвестицияләр өчен», 
 ▪«Югары технологияләр һәм инновацияләр өчен», 
▪️«Социаль җаваплылык өчен» һәм башкалар.

Җиңүчеләр турындагы белдерүләрне күрми калмас өчен, яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International