6 декабрьдә МХО катнашучылар өчен махсус эшләнгән «Модуль: бизнесны нульдән» укыту программасы тәмамланды. Әлеге өч көнлек курс потенциалны ачу һәм яңа идеяләр формалаштыру өчен чын мәйданчыкка әверелде.
Катнашучыларны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова чыгыш ясады.
Укулар барышында катнашучылар бизнес-планнар эшләүнең һәм проектлауның төп аспектларын үзләштерделәр, бу аларга эшкуарлык дөньясында ышанычлы рәвештә алга барырга ярдәм итәчәк. Программа яңа гына үз юлын башлап җибәрүчеләр өчен дә, белемнәрен киңәйтергә теләүче тәҗрибәле белгечләр өчен дә җайлаштырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге укыту программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында уза.
Барлык катнашучыларны курсны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз! Без сезнең уңышларга ышанабыз һәм сезнең эшегездә ярдәм итәргә әзер!