Татарстан эшкуарлары цифрлы рәвештә 800 млн.сум финанс ярдәме алды

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Ел башыннан Татарстан эшкуарлары МСП.РФ федераль цифрлы платформасы аша «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча 800 млн.сумга якын финанс ярдәме алган. 

Россиядә ярдәм суммасы 15,7 млрд.сумнан артык тәшкил иткән. Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес 2023 елның октябреннән микрозаемга «Микрофинаслауны сайлау һәм алу» сервисы аша гариза бирә ала.

«82 төбәктән якынча 6,1 мең КУЭ платформаның махсус сервисы аша микрофинанслау рәвешендә ярдәм алган, шуларның 1,2 меңе – эш башлаучы эшкуарлар. Гомуми күләмнән һәр дүртенче очрак МСП.РФ ярдәмендә башкарыла, – дип билгеләде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. – Әлеге ярдәм чарасын цифрлаштыру безгә һәм төбәкләргә алучыларның портретын тулысынча күрергә, кире кагу сәбәпләрен анализларга һәм тиешле төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә».

Ул шулай ук хәзерге вакытта көн саен уртача 56 гариза килә һәм 68 млн.сумнан артык килешү төзелә, дип өстәде.

Унбер ай нәтиҗәләре буенча микрозаймның уртача күләме 2,4 млн.сум тәшкил иткән, кредитлауның уртача срогы – 2,6 ел, уртача үлчәүле ставка – 7,4%, бу банк кредитлавындагы ставкалардан 3-4 тапкырга түбәнрәк.

Микрозаймнарның өчтән икесе диярлек – 64% әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен, 31% инвестиция максатларына һәм 5% башка максатларга алынган. Микрофинанслау сервисына сәүдә һәм хезмәт күрсәтү  (микрозаймнарның гомуми күләменнән 26% һәм 24%), шулай ук җитештерү (18%) өлкәләрендәге эшкуарлар арасында ихтыяҗ зур.

РФ КУЭ онлайн-сервис аша микрокредитлау күләме буенча төбәкләр арасында Краснодар крае (926 млн.сум), Удмуртия Республикасы (915 млн.сум), Иркутск өлкәсе (868 млн.сум), Кырым Республикасы һәм Татарстан Республикасы (791 млн. сум һәм 769 млн.сум) лидерлар булдылар.

«Татарстан эшкуарларына МХО катнашучылар булган компанияләргә ярдәм итү өчен 7 финанс продукты, махсуслашканнарын да кертеп, партнерлык продуктлары сатып алырга мөмкин. Продуктлар буенча процент ставкасы еллык 1% тан 9,5% ка кадәр тәшкил итә, бу РФ Үзәк банкының төп ставкасы үсеше шартларында бизнес өчен дәүләт финансларын алу мөмкинлеген арттыра. Ярдәм эшкуарлык эшчәнлегенең төрле өлкәләрен - экспортерларны, җитештерү предприятиеләрен, сәнәгать парклары резидентларын, технологик компанияләрне һәм башкаларны колачлый. Ташламалы финанслау компанияләргә 5 млн.сумга кадәр алырга мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. 

Кагыйдә буларак, җәлеп ителгән финансларны эшкуарлар бизнесны киңәйтү өчен куллана. Әйтик, 2024 елның июнендә Татарстан Республикасыннан эш башлаучы шәхси эшкуар Аида Хатыйпова МСП.РФ сервисы аша 4,5% ставкасы буенча 5 млн.сум микрозаем алган. Җәлеп ителгән акчалар «Жар Свежар» франшизасы белән икмәк пешерү цехын ачуга юнәлдерелгән.

МСП.РФ цифрлы платформасы кече һәм урта бизнес өчен хезмәтләр һәм ярдәм чаралары мөмкинлеген арттыру өчен РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә КУЭ корпорациясе тарафыннан эшләнгән. Платформаны булдыру һәм үстерү Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән чыккан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International