Бу хакта махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны эшкуарлыкка өйрәтү модулен ачуда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова хәбәр итте.
«Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүче, шулай ук хәрби хезмәтне узганнан соң гражданнарыбызның адаптациясен тәэмин итүче предприятиеләр өчен махсус финанс продуктлары һәм аеруча ташламалы шартлар буенча ярдәм чаралары, мәсәлән, республика Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан еллык 1% белән 5 млн сумга кадәр «Поддержка СВО» микрозаймы бар», – дип билгеләде ул.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе һәм Россия кооперация университеты (Казан кооператив институты) белән берлектә оештырылды.
Укыту 32 катнашучыны җыйды, һәм өч көн дәвамында алар тәҗрибәле эшкуарлар арасыннан 25 эксперттан белем алачак, остазлар бизнес-идеяне ничек булдырырга һәм үстерергә, базарны бәяләргә, бизнес-план эшләргә, сатуларны җайга салырга һәм инвесторлар табарга кирәклеген адымлап аңлатачак.
Программа тәмамлангач, катнашучылар уку турында сертификатлар һәм шәхси эшкуарны яисә юридик затны теркәүдә ярдәм алу мөмкинлеге, шулай ук республикада КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме чаралары комплексын алачак.