Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен якты киләчәккә бергәләп

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 3 декабрь — Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы узды.

Бүген Декада кысаларында ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров Түбән Камадан яшь Сабинаның Яңа ел теләген үтәде.

«Минем күршеләремнең песиләре туды һәм әгәр син миңа песи баласы өчен йорт бүләк итсәң, минем әти-әнием миңа бер песине үземә алырга рөхсәт итәчәк. Кыш бабай, зинһар, минем янга яңа йомшак дустым килсен әле», – дип язган кыз үзенең хатында.

ТР Икътисад министрлыгы аның хыялын аеруча дулкынланып тормышка ашырды һәм Кыш Бабайдан көтеп алынган бүләкне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International