ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Интехбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын  түләү

 «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» Дәүләт корпорациясе  2017 елның 12 гыйнварыннан башлап, 2016 елның 23 декабрендә Россия Банкы тарафыннан банк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә карата мораторий кертелгән «Интехбанк» ГАҖ кертемчеләре кертемнәре буенча иминият акчаларын кайтара.

 


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Казанда 2017 елның 8-10 феврале көннәрендә  «Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» II Халыкара форумы уздырылачак.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләрен  

 

2017 елның 5-10 июне көннәрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  Россия ритейл базары экспертлары ассоциациясе белән берлектә, ваклап сату өлкәсендә өченче мәртәбә иң эре тармак чарасы - «Россия ритейлы атналыгын» уздыра.

 


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләрен 2017 елның мартында  Молдова Республикасында һәм Венгриядә узачак бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.

 


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Hunan Sinda Elevator Co. («Синьда Чжинэн») компаниясе (Кытай) җитәкчелеге белән очрашты.

 


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген Гайдар форумында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россиядә эшләүче төрек банклары вәкилләре белән очрашу үткәрде.

 

«Интехбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын  түләү

 2017 елның 13 гыйнварына  «ИнтехБанк» ГАҖнең 9 меңнән артык кертемчесе – Татарстан Республикасы кешесе –  4,9 млрд  сумнан артык күләмдәге иминият акчаларын алдылар. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 36,1%.

 

Бүген Гайдар форумы кысаларында «Россиядә инновацияләр турында милли доклад: йоклаган гигантларны ничек уятырга?» презентациясенә багышланган эксперт дискуссиясе уздырылды.

 

2017 елның 12-14 гыйнвары көннәрендә Мәскәү шәһәрендә  Гайдар форумы уздырыла. Гайдар форумы теоретик һәм практикларны, дөньяның әйдәп баручы галимнәрен һәм сәясәтчеләрен, иң югары финанс даирәләре һәм глобаль бизнес-элита вәкилләрен берләштерүче уникаль интеллектуаль мәйданчык булып тора.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International