«Интехбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын түләү
«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» Дәүләт корпорациясе 2017 елның 12 гыйнварыннан башлап, 2016 елның 23 декабрендә Россия Банкы тарафыннан банк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә карата мораторий кертелгән «Интехбанк» ГАҖ кертемчеләре кертемнәре буенча иминият акчаларын кайтара.
Банк кертемчеләре кертемнәре буенча иминият акчаларын түләүләр Агентлык исеменнән һәм аның акчалары хисабына банк агент буларак эш итүче «Саклык банкы» ГАҖ, ВТБ 24 (ГАҖ),«АК БАРС» БАНК ГАҖ банклары аша башкарыла.
2017 елның 19 гыйнварына «Интехбанк» ГАҖнең Татарстан Республикасында яшәүче 19 меңнән артык кертемчесе 10 млрд сумнан артык иминият акчаларын алды, бу «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» Дәүләт корпорациясенең иминият җаваплылыгына туры килә. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 78,6%.
«Татфондбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын түләү барышы турында
2016 елның 15 декабрендә Россия Банкы тарафыннан «Татфондбанк» ГАҖ кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә карата өч айга мораторий кертелде. 2016 елның 23 декабреннән банк кертемчеләренә агент банклар аша иминият акчаларын түләүләр башланды.
2017 елның 19 гыйнварына «Татфондбанк» ГАҖнең Татарстан Республикасы кешесе булган 119 меңнән артык кертемчесе 40 млрд сумнан артык иминият акчаларын алды, бу «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» Дәүләт корпорациясенең иминият җаваплылыгына туры килә. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 86,8%.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның микрозаймнары
Операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү кысаларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОна микрозаймнар алу буенча гомуми суммасы 241 млн 512 мең сумлык 161 гариза керде.