ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: Россия компанияләреннән Россиянең тиз үсеш алучы технологик компанияләреннән "ТехУспех" илкүләм рейтингта катнашу өчен заявкаларны кабул итү вакыты 2017 елның 15 октябренә кадәр озайтылды.

 

2017 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Киров өлкәсеннән делегация кабул ителде, очрашу кысаларында сәнәгый кластерларны тормышка ашыру һәм электрон сәүдә ресурслары эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

 

2017 елда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, Россия өчен уникаль саналган, Социаль хезмәтләр җиткерүчеләр реестрына керү буенча коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмаларны әзерләү программасын эшләделәр һәм эшләтеп җибәрделәр.

 


6
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 5 октябрендә, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте ярдәмендә, икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы Казан шәһәрендә "Нәтиҗәле корпоратив идарә ярдәмендә эш этикасы һәм монополиягә каршы комплаенс күрсәтү" темасына халыкара семинар уздырды.

 

Россия Федерациясе Дәүләт Советы консультатив комиссиясе эш төркеменең "Бизнес алып бару процедураларын гадиләштерүнең максатчан модельләрен кертү нәтиҗәләре хакында" мәсьәләсе буенча икенче утырышы 2017 елның 5 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Хакимиятендә булып узды.

 

5 октябрьдә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында "Россиядә һәм чит илдә акыл мөлкәтен саклау. Яңа перспективалар" темасына "Городисский и партнеры" юридик компаниясе белән берлектә оештырылган семинар уздырылды.

 


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җир өсте, шул исәптән тимер юл, транспорт белән транспортлаштыруга киткән чыгымнарның бер өлешенең компенсацияләнүе хакында хәбәр итә. 

 

2017 елның 12 октябрендә 10:00 сәгатьтә "Россиякүләм икътисадый диктант" гомумроссия мәгариф акциясе узачак, ул Россия Федерациясенең алдынгы ВУЗлары, Россия Фәннәр академиясе институтлары, Россиянең Мәгариф академиясе, Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе катнашында Россиянең Ирекле икътисад җәмгыяте тарафыннан оештырыла.

 

"Яр Чаллы труба заводы" ҖЧҖ һәм "Экотөбәк" ҖЧҖ компанияләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең күппрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелүче Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр резидентлары реестрына кертелде һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясенең тиешенчә 12 нче һәм 13 нче резидентларына әверелде.

 

18-20 октябрь көннәрендә Омскида социаль эшкуарларның һәм инвесторларның "ИННОСИБ-2017" VII халыкара форумы узачак.

Форумны үткәрү максаты – Россиядә социаль эшкуарлыкны күрсәтү һәм үстерү.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International