Үзенең икътисадый грамоталылыгын тикшереп карау теләге булганнарга!

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2017 елның 12 октябрендә 10:00 сәгатьтә "Россиякүләм икътисадый диктант" гомумроссия мәгариф акциясе узачак, ул Россия Федерациясенең алдынгы ВУЗлары, Россия Фәннәр академиясе институтлары, Россиянең Мәгариф академиясе, Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе катнашында Россиянең Ирекле икътисад җәмгыяте тарафыннан оештырыла.

Диктантның темасы – "Көчле икътисад – чәчәк атучы Россия!".

Диктант турында тулырак мәгълүматлар Россиянең Ирекле икътисад җәмгыяте сайтында, түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://veorus.ru/всероссийские-проекты/vserossiyskiy-ekonomicheskiy-diktant-2017/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International