"Яр Чаллы труба заводы" ҖЧҖ һәм "Экотөбәк" ҖЧҖ компанияләренә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясе резидентлары статусы бирелде

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

"Яр Чаллы труба заводы" ҖЧҖ һәм "Экотөбәк" ҖЧҖ компанияләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең күппрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелүче Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр резидентлары реестрына кертелде һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясенең тиешенчә 12 нче һәм 13 нче резидентларына әверелде.

Әлеге резидентлар өчен түбәндәгеләр каралган:

– табыш салымына киметелгән ставка,

– оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат ителү,

– җир салымын түләүдән азат ителү,

– иминият кертемнәрендә киметелгән тарифлар.

Әлеге ташлама күрсәтелгән резидент статусын алган көннән соң 10 ел дәвамында гамәлдә була һәм тиешле территория төзелгән көннән соң 3 елдан да соңга калмыйча шушындый статус алган резидентларга карата кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International