2017 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Киров өлкәсеннән делегация кабул ителде, очрашу кысаларында сәнәгый кластерларны тормышка ашыру һәм электрон сәүдә ресурслары эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Делегацияне өлкә Хөкүмәте Рәисе Урынбасары, Киров өлкәсенең сәнәгать һәм энергетика министры Илья Шульгин җитәкләде.
Делегация белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары Булат Хаҗиәхмәтов һәм Наталья Таркаева арасындагы очрашу барышында "бер тәрәзә" принцибы буенча башкарма хакимият органнары тарафыннан инвесторны озата бару, дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып, проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләшенде, шулай ук республиканың кластер сәясәтен тормышка ашырганда кластер үсеше үзәгенең эшчәнлеге күрсәтелде.