18-20 октябрь көннәрендә Омскида социаль эшкуарларның һәм инвесторларның "ИННОСИБ-2017" VII халыкара форумы узачак.
Форумны үткәрү максаты – Россиядә социаль эшкуарлыкны күрсәтү һәм үстерү.
Форум кысаларында түгәрәк өстәлләрнең, фикер алышу мәйданчыкларының, инвестиция-экспертлык сессияләренең эше планлаштырыла, шулай ук Омск өлкәсенең социаль инновацияләр кластеры резидентлары белән социаль эшкуарларның элемтәләр биржасы эшен оештырып җибәрү дә күздә тотыла. Моннан тыш, Форум кысаларында күрсәтелгән кластерның төбәктәге социаль өлкәне модернизацияләү һәм Россия Федерациясе субъектларында җәелдерү күзлегеннән чыгып караганда беренче эш нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк.