Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасы буенча һөнәрдә яңадан әзерләү турында дипломнар тапшырылды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

2017 елда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, Россия өчен уникаль саналган, Социаль хезмәтләр җиткерүчеләр реестрына керү буенча коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмаларны әзерләү программасын эшләделәр һәм эшләтеп җибәрделәр.

6 октябрьдә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Президент Аппараты һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре катнашында "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасы буенча коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмаларны һөнәрдә яңадан әзерләү турында дипломнар тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International