Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Россиядә һәм чит илдә акыл мөлкәтен саклау темасына семинар булып узды

2017 елның 6 октябре, җомга

5 октябрьдә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында "Россиядә һәм чит илдә акыл мөлкәтен саклау. Яңа перспективалар" темасына "Городисский и партнеры" юридик компаниясе белән берлектә оештырылган семинар уздырылды.

Семинар барышында "Городисский и партнеры" компаниясе экспертлары тарафыннан Россиядә һәм чит илдә патентлауның төп принциплары каралды, халыкара патентлаганда техник чишелешләрне саклау стратегиясен сайлау, шулай ук халыкара базарда аны уңышлы күрсәтү өчен товар тамгасын сайлау һәм теркәү мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International