Татарстан бизнесыннан Бердәм элемтә үзәгенә мөрәҗәгатьләр саны 2 мәртәбә артты

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Татарстанда Бердәм элемтә үзәге эшли башлаганнан бирле эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр саны ике тапкырга артты. Үзәк 2025 елның 21 февралендә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча эшли башлады.

Беренче квартал ахырына Үзәктә эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм физик затлардан 1000 гә якын сорау эшкәртелгән. Инде июнь уртасына Үзәккә 2000нән артык мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләр санының артуы элемтә каналының танылуы, шулай ук максатчан аудиториянең мәсьәләләрне хәл итүдә уңайлылыгы һәм нәтиҗәлелеге турында сөйли.

Еш кына Үзәккә финанс һәм финанс булмаган чаралар алу шартларына бәйле мәгълүмати ярдәм сорап якынча 1000 мөрәҗәгать килә. Нигездә мөрәҗәгать итүчеләр актуаль микрофинанс продуктлары, партнерлык финанславы, ташламалы лизинг, дәүләттән грант ярдәме һәм социаль контракт төзү мәсьәләләре белән кызыксына. Шулай ук абонентлар хезмәт күрсәтүләр өчен документлар тутыруга, салым салу режимнарына, «Минем салым» кушымтасында теркәлүгә бәйле юридик мәсьәләләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәләр. 

Татарстанда Бердәм элемтә үзәге бер тәрәзә принцибы буенча эшли. Аның белгечләре эшкуарлар өчен дәүләт программалары һәм бизнес алып баруга бәйле башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә. Төрле элемтә каналлары аша алынган мөрәҗәгатьләр эшкәртелә һәм операторлар арасында бүленә. Киң таралган сорауларга җавапны кулланучылар мөстәкыйль рәвештә бизнеска ярдәм итү федераль һәм республика порталларында - МСП.РФ һәм Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгендә, чат-ботлар аша һәм социаль челтәрләрдә алырга мөмкин.

Бизнесны башлау, алып бару һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияне Бердәм элемтә үзәгенең әлеге телефоны аша алырга мөмкин: 8(843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International