Татарстанлылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру сыйфаты турында 1600 бәяләмә калдырган

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның сыйфаты турында татарстанлылардан 1600 дән артык фикер килгән. Аларның 80% өлеше – уңай.

Республика халкыннан кире элемтә җыю механизмы 2023 ел ахырыннан гамәлгә кертелде. Канәгатьлек турында фикерне илкүләм проект буенча төзелгән яки ремонтланган һәр социаль әһәмиятле объектта урнаштырылган QR-код буенча калдырырга мөмкин. 

Республика халкы еш кына «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төзекләндерелгән парк һәм скверларны карап тоту, шулай ук Татарстан Республикасы медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында кире элемтә калдыра. Бәяләмәләрнең күбесе уңай, алар 80% чамасы.

Тискәре бәяләмәләр шулай ук теркәлә һәм тиешле чаралар күрү өчен җирле үзидарә органнарына, тармак министрлыкларына җибәрелә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан Республикасы составына 46 төбәк проекты кергән 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд.сум күләмендә финанслау юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International