КФУда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы узды

2025 елның 17 июне, сишәмбе

КФУда Татарстан Республикасының төбәк һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген камилләштерү» темасы буенча квалификация күтәрү программасы узды.

Контроль органнары вәкилләре контрольлек вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәле системасын булдыруның төп алымнарын өйрәнәләр, хуҗалык итүче субъектларга административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә торган кораллар белән танышалар һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар.

Укуларны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова ачты. Ул билгеләп үткәнчә, республика Икътисад министрлыгы контроль органнары белән берлектә административ киртәләрне киметү һәм республика предприятиеләре үсеше өчен уңай шартлар тудыру буенча өзлексез эш алып бара. 

Спикер республика инспекторларының контрольдә тотылучы затлар белән, аерым алганда, «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып, дистанцион хезмәттәшлек механизмнарын актив куллануы турында сөйләде. МК куллану эшкуарларга кирәкле мәгълүматны тиз арада җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу ике якның да вакытын экономияли. 

«Инспектор» мобиль кушымтасы – ул барыннан да элек инспектор өчен уңайлы цифрлы сервис, әмма аннан бизнес сизелерлек уңай нәтиҗә ала», —  дип ассызыклады Гөлназ Исмәгыйлова.

Укуда тикшерү чараларын оештырганда контроль (күзәтчелек) органнары эшенең профилактик ысулларын гамәлгә ашыру, контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турындагы законнарны үзгәртү мәсьәләләре каралды.

Шулай ук «Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген реформалаштыру» темасына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге башлыгы  Дәминова Гүзәл лекция укыды.

Программа нәтиҗәләре буенча катнашучылар электрон тест формасында йомгаклау аттестациясен үттеләр.

Татарстанда төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге инспекторларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән укыту программалары даими рәвештә елына 2 мәртәбә үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International