Татарстан эшкуары 1,5 млн.сумга якын займ җәлеп итте

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган Татарстан Республикасы Гарантия фонды җирле бизнеска ярдәм итү буенча актив эшне дәвам итәләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә эшкуарларга ташламалы финанслау мөмкинлеге бирелә, бу исә җитештерүне үстерүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә.  

2021 елдан бирле туңдырылган яшелчә, җиләк-җимеш һәм җиләк җитештерү белән шөгыльләнүче Казаннан шәхси эшкуар Айдар Баһаветдинов тарихы шундый ярдәмнең ачык мисалы булды. Җитештерү күләмнәрен киңәйтү һәм чимал сатып алу өчен аңа заем финанслары таләп ителгән. 

ТР Гарантия фонды ике тапкыр «Ярдәм — 2023» һәм «Стандарт» продуктлары буенча 700 мең сумга поручитель булды. Бу эшкуарга ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондында ташламалы шартларда 1,4 млн.сум күләмендә займ рәсмиләштерергә һәм бизнесны үстерүгә акча юнәлдерергә мөмкинлек бирде.  

Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшкуарларга киң мөмкинлекләр тәкъдим итә:  

Бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр һәм инвестиция максатларында бәйле компанияләр төркеменә 120 млн.сумга кадәр.  
Башка максатларга 70 млн.сумга кадәр.  
Поручительлек өчен ташламалы түләү: икътисадның өстенлекле тармаклары өчен еллык 1% һәм башка заемчылар өчен 1,5%.  

Ярдәмне ничек алырга?
Гарантияле ярдәм шартлары буенча тәфсилле консультацияне телефоннар аша алырга мөмкин:  
- +7 (843) 293-16-94,  
- +7 (903) 061-40-18.  

Эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында (https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/new-projects/effektivnaya-i-konkurentnaya-ekonomika/) ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге катнашында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International