ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.


26
апрель, 2025 ел
шимбә

Габдулла Тукай - төрки халкының якты йолдызы, милләтебезнең горурлыгы!

Киләчәк буынны Тукай телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аӊа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иӊ мөһим мәсьәләләрнеӊ берсе булып тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!


25
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген Югары Ослан мәдәният йортында Югары Ослан районы эшкуарлар берлеге белән очрашу булды. Чараның спикерлары булып Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО генераль директоры Айдар Салихов чыгыш ясады.

Чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм КУЭ субъектларын сату базарларын киңәйтүгә, эре заказчылар белән хезмәттәшлекне җайга салуга юнәлдерелгән.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның 1 кварталында Татарстанның берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин катнашты. 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Фәнни-техник мәгълүмат үзәге базасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Фәнгә һәм инновацияләргә ярдәм итүнең санлы инструментлары» түгәрәк өстәле узды, ул «Киләчәк өчен интеллектуаль милек» (IPfF-2025) VI халыкара форум-фестивале кысаларында Халыкара интеллектуаль милек көненә багышланган иде.


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Гарантияле ярдәм аркасында Казаннан торба үткәргеч арматура җитештерүче компания үсешенә 30 млн.сум күләмендә заем финансларын җәлеп итә алды.

Сылтама буенча сайтта эшкуарлар өчен җайга салу йогынтысын бәяләү турында мәгълүмат бастырылган.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 2025 елның 05 маеннан башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» 2016 елның 21 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чаралары хакында» 15.12.2018 ел № 1144 карарына экспертиза үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International