Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге (ТР ЭЯҮ) 2025 елда Мәскәүдә һәм Алматыда (Казахстан) күмәк стенд составында халыкара күргәзмәләрдә катнашу өчен төбәк экспортерларын җыюны дәвам итә.
Экспортерларга ярдәм "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелә.
Экспортерларның катнашуына гаризалар ике халыкара күргәзмә буенча җыела.
Алар арасында – Алматыда 27 нче «Азык-төлек сәнәгате» FoodExpo Qazaqstan Үзәк Азия Халыкара күргәзмәсе. Чара 12 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак.
FoodExpo Qazaqstan – азык-төлек һәм эчемлекләр товарлары тәкъдим ителгән экспозиция. Чара Казахстан тармагы һәм Үзәк Азиянең башка төбәкләре вәкилләре очрашулары өчен алдынгы мәйданчыкларның берсе булып тора.
8 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Мәскәүдә «Сәламәтлек саклау: медицина техникасы, медицина эшләнмәләре һәм чыгым материаллары» 34 нче халыкара күргәзмәсе узачак.
«Сәламәтлек саклау» халыкара күргәзмәсе 1974 елдан бирле үткәрелә һәм «Россия сәламәтлек саклау атналыгы» халыкара фәнни-гамәли форумының күргәзмә-конгресс блогының нигезе булып тора, аңа шулай ук «Сәламәт яшәү рәвеше», «MedTravelExpo. Шифаханәләр. Курортлар. Медицина үзәкләре» халыкара күргәзмәләре һәм масштаблы конгресс программасы керә.
ТР ЭЯҮ республикадан катнашучылар өчен күргәзмә мәйданын арендалауны, стенд төзүне, өстәмә җиһазлар арендалауны, теркәү кертемнәрен түләүне, презентация материалларын һәм коммерциячел тәкъдимнәрне чит телгә тәрҗемә итүне, трансферны (чит ил күргәзмәләрендә катнашу өчен) финанслый.
Эшкуарлар очыш, яшәү һәм туклану өчен үзләре түлиләр.
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен мөмкинлекләр турында телефоннар аша «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО Экспортка ярдәм үзәгендә белергә мөмкин 8(843)222-90-60, 8(987)270-06-91 (Whatsapp/Telegram).
«Минем бизнес» үзәге аша ярдәм чаралары турында 8(843)524-90-90 телефоны буенча белергә була.