Казанда Татарстан Республикасы көненә багышланган «Мин бит инде ул Татарстан» ярминкәсе узачак. Чарада катнашучыларга бушлай сәүдә урыннары тәкъдим ителәчәк.
Чара «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча оештырыла.
Вакыйга 30 һәм 31 августта «Иске шәһәр» префектурасы бинасы янында узачак. Ярминкәдә Татарстанның үзмәшгульләре генә катнаша ала. Моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. (https://мсп.рф/services/support/tatarstan/88/form/? companyId=-1)
Чарада катнашучыларны товарларны сату һәм презентацияләү өчен бушлай урын, сатып алучылар белән шәхсән очрашу һәм яңа клиентлар җәлеп итү мөмкинлеге, шулай ук бәйрәм атмосферасы, аралашу һәм яңа мөмкинлекләр көтә.
«Мин бит инде ул Татарстан» бренды 2020 елда үзмәшгульләрнең җәйге ярминкәсе барышында барлыкка килде. Ул илкүләм тәңгәллекне күрсәтергә һәм һәр үзмәшгульнең республика үсешенә саллы өлеш кертүен расларга тиеш», — дип билгеләп үтте ТР икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.
Агымдагы елның июль аена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләрнең гомуми саны 400 меңнән артып киткән.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итүгә багышланган «Мин бит инде ул Татарстан» ярминкәсендә республиканың барлык районнарыннан 120 үзмәшгуль катнашкан. Өч ярминкә көнендә катнашучыларның кереме 2 млн.сумга якын тәшкил иткән.
Чара турындагы барлык сораулар буенча Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.