Республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләренең дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә БДБ базарларына чыгу мөмкинлеге бар.
Предприятиеләргә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары ярдәм итә.
МСП.РФ цифрлы платформасында чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау буенча бушлай комплекслы хезмәт алып, чит ил базарларында эшкуарлар товарларына ихтыяҗны билгеләргә һәм яңа партнерлар белән танышырга мөмкин (https://xn--l1agf.xn--p1ai/).
Хезмәт күрсәтү түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Потенциаль сатып алучылар исемлекләрен эзләү, сайлап алу һәм төзү;
Сөйләшүләр процессын озата бару;
Предприятиенең коммерциячел тәкъдимен формалаштыру һәм актуальләштерү;
Презентация һәм башка материалларны формалаштыру һәм тәрҗемә итү.
Чит илдә потенциаль клиентлар табу мөмкинлеген алу өчен сайтта хезмәттән файдалануга гариза тутырырга кирәк.
Барлык сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгенең 8(843) 524-90-90 һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәгенең +79872700691 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.