Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бизнес өчен бер ишарә белән генә язылырга мөмкин булган файдалы мәгълүмати ресурслар җыелмасын туплады.
Язылу өчен сылтама аша үтеп, "өстәргә" клавишасына басарга кирәк. Язылу Татарстан Республикасында финанс һәм финанс булмаган инструментларны кулланып, дәүләт ярдәменең актуаль чаралары турында оператив белергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук файдалы чаралар, форумнар, конкурслар, законнардагы үзгәрешләр һәм башкалар турында да.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча ТР Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Старттан алып акселерациягә кадәр, бизнесның һәр категориясенә ярдәм күрсәтелә.
ТР Икътисад министрлыгы, ТР Гарантия фонды, ТР Төбәк лизинг компаниясе, «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Экспортка ярдәм үзәге мәгълүмат ресурслары бизнеска ярдәм итүнең актуаль чаралары турындагы яңалыклар белән аерым бүлемтектә урнаштырылачак.
Татарстанда бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгендә 8(843) 524-90-90 телефоны аша, шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында fpprt.ru белергә мөмкин.