Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны «E-commerce 2.0. Күпләп сату электрон сәүдә мәйданчыкларында сатулар» темасына практик түгәрәк өстәлдә катнашырга чакыра.
8 февральдә Чүпрәле муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы булды, аның кысаларында узган елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2022 елга планнар билгеләнде. Хисап сессиясендә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2021 елда республикада, тулаем илдәге кебек үк, икътисади үсеш күзәтелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган компаниясе «Казан ярминкәсе» ААҖ белән берлектә үзмәшгульләрне 26 һәм 27 февральдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сфера» үзмәшгульләр маркетында катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган төбәк Гарантия фонды ставканы киметергә мөмкинлек бирә һәм маркетплейслар сатучылары өчен кредит алу процедурасын гадиләштерәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы, республика эшкуарлары берлегенең кире элемтәсе һәм теләкләре нигезендә, бизнес һәм үзмәшгуль гражданнар өчен 7 микрофинанс продуктын түләү срогын 2 елдан 3 елга кадәр арттырды.
Дискуссия социаль ярдәм мәсьәләләре буенча татарстанлыларны кабул итү атнасы кысаларында «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды.
10 февральдә Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе вәкилләре һәм төбәк эшкуарлары катнашында түгәрәк өстәл узачак, анда тоткыннарны эш белән тәэмин итү һәм аларның эш бирүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү перспективалары турында сөйләшәчәкләр.
КУЭ Корпорациясе эшкуар календарен төзегән, ул февраль аенда кирәкле түләүләр һәм хисапларны искә төшерәчәк. Кече һәм урта бизнеска кайсы числога хисап тапшырырга, взнослар кертергә һәм салымнар түләргә кирәк булуы турындагы мәгълүмат белән түбәндә танышырга мөмкин:
ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды кредит продуктларының портфеле яңа «Трехпроцентный» («Өч процентлы») микрозайм белән тулыланачак. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен 8 ташламалы финанс продукты эшли.
ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингы формалаштырылды.