Мидхәт Шаһиәхмәтов: Республиканың мул тормышы икътисадның нәтиҗәлелегенә бәйле

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә Чүпрәле муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы булды, аның кысаларында узган елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2022 елга планнар билгеләнде. Хисап сессиясендә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2021 елда республикада, тулаем илдәге кебек үк, икътисади үсеш күзәтелде.

2021 ел нәтиҗәләреннән чыгып бәяләүләр буенча тулаем региональ продукт күләме 3,35 трлн сумнан артып китте, узган елга карата үсеш 103,8 % тәшкил итә. Республиканың икътисади үсеше, барыннан да элек, нефть-газ-химия комплексы, машина төзелеше, энергетика, төзелеш һ. б. ярдәмендә тәэмин ителде. 2022 елның бурычы – икътисад үсеше темпларын саклау һәм ныгыту.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Чүпрәле районы икътисады үсеше резервларын билгеләде. Муниципаль берәмлекләрнең 2021 ел өчен социаль-икътисади үсеше рейтингында район 33 нче урында тора. Нәтиҗәләр буенча ВТП күләме 7,4 млрд сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Җан башына туры килгән кайбер күрсәткечләр буенча район артта калучылар рәтендә: уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 45 нче урында. Шулай ук сәнәгать һәм төп капиталга инвестицияләр өлкәсендә күрсәткечләр шундый ук районнар дәрәҗәсеннән түбәнрәк.

Министр ассызыклаганча, район икътисадына төп өлешне авыл хуҗалыгы кертә – 61,3 %. Дым саклау һәм прогрессив технологияләр куллану, 2021 елның корылыгына карамастан, авыл кешеләренә 2,3 млн тоннадан артык ашлык җыеп алырга мөмкинлек бирде. Бу Агросәнәгать комплексы өлкәсендә районнар арасында 19 нчы урынны алырга ярдәм итте. Агросәнәгать комплексында уңай тенденцияләр – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, авыл хезмәтчәннәренең нәтиҗәле эше һәм команданың җайга салынган хезмәте нәтиҗәсе.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Чүпрәле районы икътисадында кече һәм урта эшкуарлыкның өлеше 22 % тәшкил итүен билгеләп үтте. Узган ел белән чагыштырганда, районда кече һәм урта бизнес субъектлары саны, шул исәптән республикада тормышка ашырыла торган бизнеска дәүләт ярдәме чаралары булышлыгы белән дә артты.

Министр сәнәгать паркына резидентларны активрак җәлеп итү кирәклеген билгеләде. Хәзерге вакытта паркның тулылыгы 44,8 % тәшкил итә. 2022 елга сәнәгать паркын 70% ка тулыландыру өстенлекле бурыч булып тора.

Киңәшмә барышында ул шулай ук электрон коммерция темасын да кузгатты. Мидхәт Шаһиәхмәтов, җитештерелә торган продукцияне сату каналларын киңәйтү өчен, район эшкуарларын электрон мәйданчыклардан активрак файдаланырга өндәде.

Чыгышының ахырында Мидхәт Шаһиәхмәтов социаль өлкә мәсьәләләренә: яшьләр белән эшләү, спорт, мәгариф, медицина һәм, вакцинация һәм ревакцинация үткәрүнең мөһимлеген билгеләп, коронавирус йогышы мәсьәләләренә тукталды. Федераль проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Шулай ук ул Чүпрәле районы халкына республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Визит кысаларында ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Марат Гафаров белән берлектә «Чүпрәле» сәнәгать паркында булды, анда резидентларның эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, район мәдәният йорты фойесында ул җирле эшкуарлар һәм үзмәшгульләр продукциясе күргәзмәсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International