Лаеш районы 2021 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингы башында тора

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингы формалаштырылды.

Узган елның гыйнвар-декабрь айлары өчен гомуми рейтингта Лаеш районы алда бара, аннары – Казан шәһәре, социаль-икътисади үсеш лидерлары өчлеген Әлмәт районы йомгаклый.

Рейтингта узган ай позицияләренә карата берьюлы 10 позициягә – Чистай районы, 8 позициягә – Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары күтәрелгән. Рейтингта муниципаль берәмлекләрнең уңай динамикасы авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе, җан башына төп капиталга инвестицияләр (бюджет акчаларыннан тыш), җан башына салым һәм салым булмаган керемнәр арту, шулай ук теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе белән бәйле.

2021 ел ахырына Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе 0,46 % ка кадәр кимегән. 28 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Эшсезлекнең иң аз дәрәҗәсе Минзәлә (0,21 %), Актаныш (0,19 %), Менделеевск һәм Лаеш (0,24 %) муниципаль районнарында теркәлгән. Иң югары күрсәткеч Югары Ослан һәм Норлат районнарында (0,75 %) һәм Казан шәһәрендә (0,73 %).

Җан башына исәпләгәндә уртача республика буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 604,3 мең сум тәшкил итте. Муниципаль берәмлекләр арасында иң югары күрсәткечне Әлмәт районы (6451,7 мең сум), Түбән Кама (2798,2 мең сум) һәм Яңа Чишмә (2343,7 мең сум) муниципаль районнары күрсәтте.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,7 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (3,9 кв.метр), Лаеш (3,3 кв. метр) һәм Тукай (2,5 кв. метр) муниципаль районнарында файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International